- җиңеллек
- 1. Җиңел булу; киресе: авырлык; кыенлык. Авырлык, кыенлыктан котылу, иркен сулу алу; тормыш, яшәү җиңеләю 2. Рәхәтлек, күңел күтәренкелеге 3. Ял иткәннән соң була торган көч, энергия. Тиз хәрәкәт итүчәнлек, җитезлек 4. Җилбәзәклек, җилбәзәк кешегә хас сыйфат. ҖИҢЕЛЛЕК ИТҮ (ЯСАУ) – 1) Кемгә дә булса ярдәмләшү, авыр эшен җиңеләйтергә тырышу 2) Хәлен җиңеләйтү, җәзасын киметү 3) Уңайлык тудыру тур.
Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. 2013.